Язучының рәсми сайты – www.maratkabirov.com
<empty-line />
Матди хөррияткә ирешеп, җирдәге җәннәттә яшим, дип гомер сөргән җәмгыять кинәт үзенең ачлыктан интегүен, җитеш тормышның бары тик хыял гына икәнен аңлый. Һәм тәү карашка югары булып тоелган цивилизация бер мизгел эчендә кыргыйлык чигенә җитә. Аларның явызлыгы янында иң кансыз ерткычлар да гонаһсыз сабый шикелле. Чөнки адәм балалары белән акыл да, хис тә түгел, ә ачлык идарә итә. Рухи ачлык…
<empty-line />